Министрлыкта "Киләчәккә билет" иншалар конкурсына йомгак ясадылар

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

"Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру"  Дәүләт программасы кысаларында һөнәрләр турында "Киләчәккә билет" Республика иншалар конкурсы тәмамланды. 

Бүген министрлыкта конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләп, йомгак ясады. Бу конкурс агымдагы елның 23 сентябреннән алып 30 октябрьга кадәр узды. 1 нче - сайлап алу туры - муниципаль берәмлекләр арасында уздырылып, анда җиңүчеләр  икенче - республика  этабына чыгарылды. 
Иҗади  бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен 4 номинация буенча тапшырылды. Быелгысы елада барлыгы 1191 кеше үз эшләре белән катнашты. 
Конкурс комиссиясе  иншаларның  оригинальлек, хиссилек,  образлылыгына игътибар итте.


Финалда җиңүчеләрне бүләкләү 15нче декабрьгә планнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International