Тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары оештырдылар

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Баулының "Шатлык" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 тернәкләндерү үзәге хезмәткәре өчен белем бирү семинары оештырылды.

Бүген семинарның пленар өлешендәТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Ирина Просвирякова, инвалидлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шагиева, Баулы муниципаль районы башкарма комитетысоциаль сораулар буенча җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, "БлагоДарение" хәйрия фонды рәисе  Р.Я. Шәймәрданова һ.б. катнашты.

Доклад белән "Шатлык"комплекслы тернәкләндерү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Зөлфия Ганиева чыгыш ясады. Баулы үзәге белгечләре белемнәрен гамәли-юнәлешле шөгыльләнүдә күрсәттеләр.

Семинар ахырында "Шатлык" үзәге карамагындагылар кунакларга "Бумажный город" спектакленнән өзек күрсәттеләр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International