Иртәгә С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында "Искусство добра"/"Игелек сәнгате" хәйрия концерты узачак.
Чара әниләр көне һәм Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында уза. Концерт программасында талантлы музыкантлар чыгышлары булыр дип көтелә.
Проект гамәлгә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залы инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.