Агымдагы елның октябрендә Татарстанда хезмәт, социаль яклау өлкәсендә 160 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. Аларның 38 проценты – электрон рәвештә. Бу хакта бүген “Россия Федерациясе Президентының 2012 нче елның 7 нче мае Указының “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” “в” пункты күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон төргә күчерү буенча чаралар планын раслау турында”гы утырышта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. ТР Министрлар Кабинетында узган утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның соңгы кварталында гражданнарның хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре 24 процентка арткан. Министр тармакта 86 төр хезмәт күрсәтелүе турында белдерде, аларның 11е – хезмәт өлкәсендә, 75е – социаль яклау өлкәсендә. Соңгы елда хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә электрон форматка 2, социаль яклау өлкәсендә 9 хезмәт күчерелгән. “Октябрьдә 160 меңнән артык хезмәт күрсәтелде. Аларның 38 проценты – электрон рәвештә”, - дип ачыклык кертте министр.
Эльмира Зарипова хезмәтләрне электрон форматка күчерү эше барышында ведомствоара хезмәттәшлек мөһимлегенә дә басым ясады. Аның әйтүенчә, министрлыкка РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегеннән гражданнарның хезмәт хакы яки иминият взнослары түләнгән башка керемнәре турында мәгълүмат килеп торса яхшы булыр иде. Бу исә субсидия алучы гражданнарның керемнәре турында мәгълүматның актуальлеген вакытында тикшереп торырга мөмкинлек бирер иде. Быел документларны тикшерү барышында 116 эштә гражданнарның чынлыкта мәшгульлеген яшереп калу очраклары ачыкланган, 2 эштә хезмәт кенәгәләрендә ялган язмалар табылган, 1 эштә уртача хезмәт хакы турында ялган белешмә бирелгән. Тикшерү барышында 979 мең сум күләмендәге финанс чараларының законсыз алынуы ачыкланган, аларның 949 мең сумы кайтарылган. Эльмира Зарипова 4 җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр итте.
Шулай ук, министр 2016 нчы елда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының балалар өчен түләүләр белән бәйле яңа 5 электрон хезмәт тәкъдим итәргә ниятләве турында белдерде.