Министр Эльмира Зарипова әниләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте

2015 елның 27 ноябре, җомга

Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – әниләр Көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кадерлеләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер сәбәп.

Бала турында кайгыртып Әни кеше, аның рухи-әхлакый һәм интеллектуаль үсешенә ныклы нигез сала. Шуңа күрә социаль сәясәттә аналар һәм балалар өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Татарстан Республикасында инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән, ятимлекне кисәтүдә зур эшләр башкарылды. Шулай ук замана хатын-кызларының һөнәри һәм социаль активлыгын арттыру проблемаларына да өстенлек бирелә. Республикада яңадан белем, квалификация алу, белем һәм сәләтләрне арттыру буенча эшләр башкарыла. 

Кадерле хатын-кызлар! 

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да туганнарыгыз һәм якын кешеләрегезнең яратуын тоеп яшәвегезне телим. Тынычлык һәм бәхет Сезгә! 

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International