Шушы көннәрдә Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "М. И. Г." отряды волонтерлар белән берлектә "Терроризмга – юк!" дип аталган чара үткәрде. Чара террор корбаннары истәлегенә оештырылган иде.
Акция барышында волонтерлар Татарстан бистәндә яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барды. Әлеге эшнең максаты гражданнарны игътибарлырак булырга һәм шикле йөзләр һәм предметлар хакында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүгә әйдәүдән гыйбарәт.
Моннан тыш, акцияне оештыручылар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту тәкъдимнәре белән буклетлар һәм белешмәлекләр таратты.