Яшел Үзәннең "Родник" үзәге хезмәткәрләре спайсларга каршы акция оештырды

2015 елның 20 ноябре, җомга

Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  шәһәр урамнарында «Спасайся от спайса» акциясен үткәрде. Әлеге акция балигъ булмаганнар арасында тарту катнашмаларын куллануны кисәтүгә юнәлтелгән.

Чара барышында үзәк хезмәткәрләре тарту катнашмаларының кеше организмына йогынтысы хакында мәгълүмат кергән белешмәлекләр таратты. Шулай ук наркотикларны кулланган өчен  җинаять җаваплылыгы каралганы турында мәгълүмат бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International