Пыжмара авылыннан Сафура Әхмәтхан кызы Фазылова һәм Әтнә авылыннан Гәзизә Гафиулла кызы Закирова 24 нче ноябрь көнне үзләренең 90 яшьлек юбилейларың билгеләп үттеләр.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Зәляев, «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповлар юбилярларны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путиннын котлавын Балтач муниципаль район башлыгы тапшырды.