Министрлыкта хезмәт саклауга багышланган Координация советы утырышы узды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Министрлык тарафыннан видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды. Әлеге киңәшмә агымдагы елның 10 аенда җитештерүдәге имгәнүләр халәтенә багышланып, хезмәт саклау буенча Координацион советлар эшчәнлегенә анализ булып торды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары,  муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең хезмәт саклау буенча Координацион совет әгъзалары катнашты.

Биредә Бөгелмә, Алабуга һәм Әлмәт районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Уздырылган утырыш нәтиҗәләренә килгәндә, муниципаль берәмлекләрдә кыска вакытлы чорында җитештерүдәге имгәнүләрне киметү өчен профилактик эшләр оештыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International