Министр урынбасары Наталья Бутаева "Фидакарь хезмәт өчен" медаль белән бүләкләнде

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.

11 кеше "Фидакарь хезмәт өчен" медаль белән бүләкләнде. Алар арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева да бар иде.

Үз чыгышында парламент башлыгы республика тормышында булган иң әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде. Ул төп вакыйгаларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү булганлыгын искәртте. Шуйлай ук Фәрит Мөхәммәтшин бүләк алучыларның моңа лаек булуын ассызыклады.

РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре барлыгы 52 кешегә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International