Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Ида Алымовага 80 яшь тулды.
Һәр кеше тормышта күп сынаулар, күп төрле тормыш хәлләре аша үтә. Картлык көнендә тирәдә туганнар һәм якыннар булса, үзе бәхеттер ул. Кызганычка каршы, Ида Павловна ялгыз. Менә инде унбишенче ел социаль хезмәткәр Антонида Павлова һәм шәфкать туташы Ильсояр Хәйретдинова аның турында кайгырта.
Хатын-кызлар бер-берсенә туганнары кебек мөнәсәбәттә. Туган көнендә Ильсояр Такиевна һәм Антонида Сергеевна ветеранга җылы сүзләр әйтеп, изге теләкләр җиткерделәр. Ида Павловна үз чиратында аларга рәхмәттләрен белдерде.