Казанда булып киткән РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре хәбәр итүенчә, Татарстан Идел буе федераль округлары арасында зарарлы җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр хезмәткәрләр саны буенча алдынгы урында тора. Монда заралы предприятие һәм оешмаларда Татарстанлыларның яртысыннан күбрәге хезмәт куя.
РФ хезмәт һәм социаль яклау министр урынбасары Григорий Лекарев Идел буе Федераль округында 41,6% хезмәткәр заралы эштә хезмәт куя. Гомумән алганда Россия Федерациясе буенча бу күрсәткеч югары булып санала.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Татарстанда 97,5 меңнән артык кеше зарарлы өлкәдә хезмәт куя. 34,9 мең кеше - суытучы микроклимат, 25 мең – химик факторлар һ.б.