Тәмәке тартудан баш тарту көнен Алабуганың интернат-йортында узды

2015 елның 20 ноябре, җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көнен билгеләп  уздылар.

Интернат-йортта яшәүчеләр арасында тәмәке тартучы һәм тартмаучылар, күптән түгел генә ташлаганнар да бар. Акция тренинг белән башланып китте. Монда өлкән кешеләр тәмәке тартучының портретын ачыклады: сары тынаклар, күгәренгән аяк-куллар  һ. б. Биредә тәмәкенең составы язылган плакатлар да эленгән иде. Моннан тыш, очрашу тематик әңгәмә-фикерләү рәвешендә узды, видеопрезентацияләр күрсәтелде. Төштән соң приют карамагындагылар фин йореше белән шөгыльләнде. Акция барышында тематик листовкалар таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International