Бүген Яшел Үзән "Гнездышко "балалар һәм яшүсмерләр өчен приютта тәрбияләнүчеләргә КАИ Яшел Үзән филиалы студентлары инглиз телендә, җырлар һәм биюләр белән "Теремок" әкиятен күрсәтте.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр һәм төрле төстәге шарлар бүләк иттеләр. Очрашу кызыклы һәм җылы атмосферада үтте.