Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе оештырды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Чарада шәһәр предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Эшсезләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 151 вакансия тәкъдим ителде: инженер, гомуми практика табибы, автомобиль йөртүче, пешекче, тәрбияче, педагог-психолог, менеджер, автоэлектрик һ. б. Барлыгы ярминкәдә 113 кеше катнашты. Алар эшкә урнашу, һөнәри уку, хезмәт һәм социаль гарантияләр, шулай ук үзмәшгульлек мәсьәләре буенча консультация алды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, 28 кеше эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International