Тукай районы "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында утырыш оештырды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль яклау бүлеге белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен түгәрәк өстәл артында утырыш оештырды. 

Чара Круглое поле бистәсенең "Яшьлек" үзәгендә хокукый ярдәм күрсәтү көне һәм якынлашучы инвалидлар декадасы кысаларында үтте.Чара башында балигъ булмаганнарга карата көч куллануны булдырмау максаты белән видеороликлар күрсәтелде. Тукай районы "Шәфкать" үзәге директоры Светлана Шәехова мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Пенсия фонды бүлеге башлыгы Раил Тимербаев мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарга пенсиягә чыкканда ташламалар алу тәртибен аңлатты.

Очрашу ахырында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Эльмира Закирова тренинг күнегүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International