Азнакай районы мәктәп укучылары көчләрен эшче һөнәрләрендә сынады

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы базасында гомуми белем бирү мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары катнашында  «Профессиядә бер көн» исеме астында профориентацион чара уздырылды. «Сайларга вакыт» профориентацион  проекты кысаларында әлеге чараны Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре оештырды. Уздырылган чараның максаты- эшче һәм инженерлык профессияләренең абруен күтәрү, укучыларны Азнакай муниципаль районында булган профессияләр белән таныштыру иде.

Шулай итеп, көллиятнең 4 җитештерү мәйданында балаларга түбәндәге эшләрне башкару өчен биремнәр һәм инструментлар әзерләнгән иде:

  - милли ашлар, салкын кабымлыклар әзерләү, бәйрәм табынын бизәү кагыйдәләре белән танышу, фуршет өстәлен тәкъдим итү (повар хөнәре);

- тимер эретеп ябыштыру процессында катнашу (эретеп ябыштыручы хөнәре);

  - заманча комбайн, анда эшләү функцияләре белән танышу;

  - «ЗИЛ» йөк автомобилендә йөреп карау.

Барлык секцияләрдә дә Азнакай район башлыгы М.Шайдуллин, аның урынбасарлары, шәһәребез һәм районыбыз предприятияләре җитәкчеләре актив катнашып, эшче һөнәрен башкара алулары белән балаларга үрнәк күрсәттеләр.

   Әлеге чара барышында теләге булганнар  үз профессиональ мөмкинлеген билгеләү  тестларын уза алдылар. Шулай ук,  Республика күләмендә «Киләчәккә билет» исемле атама белән языла торган  сочинение конкурсының  район этабында жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Мероприятиедә барлыгы 280 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International