Бүген Казанның Вахит районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга оешмалар үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте.
Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 231 эш урыны ачык дип белдерде, 186 – эшче белгечлекләр буенча.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде.
Чарага 299 кеше килгән. 26 кешегә вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылды.