Узган атнада эш бирүчеләр 1770 вакантлы урыны тәкъдим иткән

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

17 ноябрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15545 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 286 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,76% күрсәткечен тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 31104кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1770  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 638 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 310ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 58 граждан оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International