Азлап һәм күпләп сату өлкәсендә 72 кеше эшсез дип танылган

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

11-17 ноябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә. Монда 72 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсез калучыларның күп саны эшкәртеп җитештерү өлкәсендә теркәлгән - 68 кеше.  

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 59, күчемсез милек белән операцияләр тармагыннан – 28, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 34, энергетика тармагыннан – 1, коммуналь хезмәтләрдән – 31, сәламәтлекне саклаудан – 14, төзелештән – 36, авыл хуҗалыгыннан – 26, дәүләт хезмәтеннән – 25, финанс эшчәнлегеннән – 32, кунакханә бизнесыннан – 7, файдалы казылмалар табудан – 10 кеше эшеләреннән азат ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International