Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гөлназ Шәвәлиева һәм социаль педагог Светлана Баевая "М.И.Г." волонтерлары белән берлектә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакате корбаннарын искә алу көненә багышланган акция оештырды.
Волонтерлар юлда йөрүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрде, караңгыда йөрү әсбаблары таратты.
Оештыручылар фикеренчә, мондый акцияләр үткәрү юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алу чарасы булып тора, үзеңнең һәм якыннарыңның гомеренә игътибарлы булырга өнди.
.