Кичә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Халыкара толерантлык көненә багышланган "Большой хоровод" чарасы узды. Чараны оештыру һәм үткәрүдә Нарат авыл мәдәният йорты, "Радуга" бию төркеме, приют педагоглары Эльмера Шәрәфетдинов һәм Елена Лесникова катнашты.
Балалар гыйбрәтле хикәя белән таныштылар, слайд-шоу һәм театральләштерелгән тамаша карадылар. Чарада чуаш, татар, рус телләрендә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Очрашу ахырында балалар бүләкләр биреште.
Приют педагоглары билгеләп үткәнчә, бәйрәм катнашучыларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте, ә иң мөһиме – тирә-яктагыларга игътибарлы булырга, яхшы гамәлләр кылырга өйрәтте.