Балалар мәнфәгатьләрендәге 2013–2017 елларда Республика гамәлләрнең стратегиясе кысаларындаа Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Нәрсә ул толерантлык" дигән дәрес узды.
Чара балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмас өчен профилактика уздыру максаты белән үтте. Аның нигезендә бер-береңә, төрле халык гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес гыйбрәтле хикәя уку белән башланып китте. Анан соң педагог Анжелика Пушкова балаларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлатты, Халыкара толерантлык көне тарихы турында сөйләде. Дәрес ахырында балалар "Әйдәгез, бер-беребезне сәламлик" дип исемләнгән уен уйнады. Соңыннан мөстәкыйль рәвештә толерантлыкның нәрсә икәнлеге турында нәтиҗә ясады.