Иртәгә, 17 ноябрь көнне, 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында көнкүреш өлкәсендә коррупция мәсьәләләренә багышланган пресс-конференция узачак.
Пресс-конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча бүлек мөдире Алексей Панкратов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров катанашыр дип көтелә.