Теләченең гадәттән тыш хәлләр министырлыгы хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр янында булып кайттылар

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм Теләче районында эшләп килүче Гадәттән тыш хәлләр министырлыгы хезмәткәрләре биш һәм аннан да күберәк булган куп балалы гаиләләр янында булып кайттылар. Алар белән  янгын чыгуга каршы аңлату эшләре үткәрелде һәм янгын сүндерү җайланмалары тапшырылды.

Шулай ук балаларга, матди ярдәм күрсәтүче “Наз” фондыннан кайткан, яңа кышкы аяк киемнәре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International