Буаның интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе нөненә багышланган "Возьмемся за руки, друзья!" хәйрия концерты узды.

Концертны Сергей Восканян үзенең иҗатташ дуслары белән бергәлектә оештырды. Очрашуда классик әсәрләр, баян, курае һәм торба уен коралларында башкарылган көйләр яңгырады . Шулай ук татар халык җырлары җырланды. Өлкәннәр рәхәтләнеп таныш көйләренә кушылып утырды, балачак елларын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International