Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әдәби ринг узды.
Әлеге чарада ике команда көч сынашты. Кызлар командасы "Умницы" һәм малайлар командасы "Умники". Балалар шигырь исемнәрен, әсәрләр авторларын искә төшерделәр, шулай ук әкиятләр һәм аларның геройларын барладылар.
Моннан тыш, балалар спорт уеннарында көч сынашты. Ахырда командалар баллары тигезләшеп, ярышларда дуслык җиңде.