Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллының It-паркында булып кайтты. Икътисад, идарә һәм хокук институты беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен “Якшәмбе уку йорты” оештырды. Монда мавыктыргыч формада география, тарих, физика, математика фәннәре буенча укыту оештырылды.
Тәрбияләнүчеләр тарихи юнәлешле һәм математика турында лекцияләр тыңлады.
Әлеге очрашу бик кызыклы һәм күңелле узды.
Приют тәрбиячеләре сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның интеллектын үстерә, кызыксынучанлыгын арттыра.