Бүген Буаның ял үзәгендә ветераннар оешмасы хисап-сайлау конференциясе узды. Чара "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегчләре белән берлектә үтте.
Конференциядә ТР ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Буа район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова, Буа районы социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова, Буа Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рафыйк Җәләлов, районның хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, Буа муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев һ.б.
Очрашуда ветераннар Советы һәм ревизия комиссиясенең 2010-2015 елларда исәп-хисап мәсьәләләре турында фикер алышынды, шулай ук Буа муниципаль районы ветераннар оешмасының яңа составын сайланды. Конференция ахырында ветераннар Советы актив әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырды.