Яр Чаллының "Кояшкай" үзәгендә рәсемнәр күргәзмәсе узды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының  "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре 1 нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә Александра Филиппованың рәсем күргәзмәсен оештырдылар. Александра тирән кызыксыну белән рәсем сәнгате техникасын үзләштерә, шәһәр һәм региональ конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. 

Күргәзмәдә төрле төсләр белән ясалган матур натюрмортлар, хайван сурәтләре, хәтта фантазия күренешләрен күрергә була иде. Александра, шул рәвешле үзенең эчке дөньясы белән уртаклашу турында әйтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International