Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Шундый төрле елмаю" дип исемләнгән эскурсия оештырганнар иде.
Экскурсия зур төркем балалары өчен узды. Монда балалар паркта йөреп кайтты, Габдулла Тукай иҗаты турында белде, аның әсәр геройлары белән танышты. Экскурсия ахырында балалар әкият геройлары белән фотога да төште.