Көзге каникуллар чорында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәнгати-эстетик юнәлешле дәрес оештырылды.
Чара барышында балаларга эш технологиясе аңлатылды. Аннан соң алар зур кызыксыну белән эшкә кереште. Нәтиҗәдә балалар "Көзге агач" композициясен башкарып чыкты.
Педагог сүзләренә караганда, әлеге чара балаларның сәнгати зәвыгын тәрбияли, иҗади сәләте арттыра, мөстәкыйльллеккә, түземлелеккә өйрәтә.