Мамадыш районында традицион чара башланып китте. "Забота" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм янгын сүндерү хезмәте куп балалы гаиләләр янында булып кайттылар. Алар белән янгын чыгуга каршы аңлату эшләре үткәрелде һәм янгын сүндерү җайланмалары тапшырылды.