Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Минем кәеф" дип исемләнгән төркем балалар өчен дәрес үткәрде. Әлеге дәрес 7 яшьтән 10 яшькәчә социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар өчен оештырылды.
Катнашучылар дәрес кысаларында "Головоломка" мультфильмын карады. Аннан соң күзәтүләре, барлыкка килгән эмоцияләр белән уртаклашу ысуллары турында фикер алышты.
"Танышу" уены кысаларында балалар үз эмоцияләрен тәкъдир итте, төрле очракларда нинди эмоцияләр күрсәтергә кирәклеген ачыклады.