Балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү максаты белән Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова дәрес үткәрде. Әлеге дәрес карамакта торучы яшүсмерләр өчен үткәрелеп, "Чын тормыш белән диалог" исемен алды. Чара балаларның сәләтен үстерү һәм интернетта куркынычсыз аралашу күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән.
Психолог музыканың организмга йогынтысы турында сөйләде. Аның "музыкатерапия" дип аталуы хакында әйтте.
Шуннан соң яшүсмерләр интернет белән куркынычсыз файдалану буенча "Мин дуслар белән", "Билгесез кулланучы" күнегүләрен ясады.
Чара ахырында балалар ят сайтларга кермәскә, интернет битләреннән шикле музыка алмаска дип йомгак ясады.