19ыннан алып 30 октябрьга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде. Әлеге тикшерү Россия Федерациясенең "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Законы һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән башкарыла.
Тикшерү нәтиҗәсендә эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, эшкә урнашу өчен 2 дән дә артмаган юнәлеш бирү; соңгы өч ай дәвамындагы хезмәт хакыннан ким булган эш тәкъдим итү һ.б.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк.