Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында көзге каникуллар чорында төрледән-төрле чаралар үтте.
Балалар өчен "Син минем дус, мин синең дус" дип исемләнгән уен, төрле экскурсияләр, музыкаль-шигъри кичәләр, "Җәлил" кинотеатрында мультфильм карау, Казан шәһәренә экскурсия һ. б. оештырылды.