"Социаль яклау" профилактик операция кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балтач һәм Кукмара районнары күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге вәкилләре Эльбрус Әхмәтҗанов һәм Фәрхәт Кәримуллин белән очрашу узды.
Очрашу барышында янгын күзәтчелеге вәкилләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструктаж үткәрделәр. Тыңлаучыларга бинада куркынычсызлык кагыйдәләре, янгын сүндерү приборлары белән куллану турында сөйләде.
Шулай ук үзәк территориясендә эвакуацияләү буенча күнекмәләр узды.