Бүген Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юрист-киңәшче Алишева Б. Ш. "Безнең төркем конституциясе. Минем хокук өчен кем җавап бирә" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Әлеге дәрес Татарстан Республикасы Конституциясе көне кысаларында үтте.
Балалар Конституция тарихы белән кыскача танышты. Дәрес фикер алышу формасында узды. Аннан соң балалар ике төркемгә бүленеп, приют конституциясен чыгарды. Монда алар үзләренең хокукларын һәм бурычларын билгеләде. Аннан соң төркемнәр приют директоры Резеда Халилова белән һәр пунктны җетнеклән тикшерде.