Чирмешән районында оешмалар арасында волейбол ярышлары уза. Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре «Безнеӊ Чирмешән» газетасы редакциясе белән җыелма команда туплап, Таттрансгаз оешмасы һәм коммуналь хезмәтләр челтәре җыелма командасын 2:0 исәбе белән җиӊделәр.
Район администрациясе командасы көчлерәк булып, безнекеләр 0:2 исәбе белән җиӊелделәр.
Шулай булуга да карамастан, икенче көнне Чирмешән авыл җирлеге, хәрби комиссариат һәм мәшгульлек үзәге җыелма командасын 2:0 исәбе белән җиӊеп, ярымфиналга чыктылар.