177нче номерлы мәктәп коллективы хәйрия визиты белән Югары Ослан интернат-йортында булып кайтты

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Көзге каникуллар чорында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия миссиясе 177 номерлы Яңа Савинов гомуми белем бирү мәктәбе коллективы булып кайтты.

Интернат-йорт администрациясе мәктәп укучыларына, ата-аналар һәм педагогия коллективка азык-төлек белән ярдәм иткәне өчен рәхмәтләрен белдерде. 

Мәктәп коллективы интернат-йортка бер елга җитәрлек чәй, кофе, какао – 20,775 кг һәм кондитер әйберләре – 106,25 кг.тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International