4нче ноябрьдан алып 10нчы ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада из күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 151 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсез калучылар азлап һәм күпләп сату өлкәсендә. Монда 82 кеше эшсез дип танылган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 51, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 33, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 33, энергетика тармагыннан – 16, коммуналь хезмәтләрдән – 35, сәламәтлекне саклаудан – 17, авыл хуҗалыгыннан – 25, дәүләт хезмәтеннән – 23, кунакханә бизнесыннан – 15, файдалы казылмалар табудан – 6 кеше эшеләреннән азат ителгән.