Балтач районы пенсионеры инсульттан соң тернәкләнү өчен тренажерлы булды

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә Садриевлар гаиләсендә булып кайттылар. Габдулла һәм Рәдиф Садриевлар кызын һәм киявен "Булгария" теплоходы һәлакәтендә югалта. Бүген алар ике балигъ булмаган оныгын тәрбияли.

Инсульттан соң пенсионар сул як аяк-кулларын хәрәкәтләндерә алмый. Габдулла Садриев социаль яклау бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Садриевларның бу үтенечен шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәрипов, Илнур Шәйхуллин һәм ҖЧҖ "Сорнай" рәисе Тәүфыйк Гыйләҗев игътибарсыз калдырмый.

Шушы көннәрдә доброволец үзәге активистлары тренажерны тапшырды, һәм аның ныклылыгын тикшерде. Садриевлар гаиләсе хәйриячеләргә һәм волонтерларга рәхмзтлзрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International