Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган дәрес узды. Дәрес приют карамагындагы балалар өчен үткәрелде. Алар төп документ белән танышты.
Укучылар игътибар белән тәрбияченең чыгышын тыңлады һәм слайд-шоу карады.
Дәрес ахырында законның төп нигезләре буенча викторина узды.