«Парклар һәм скверлар» елы кысаларында “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сыгышы ветераны Козлов Михаил Васильев янында кунакта булып кайттылар. Ветеран балаларга сугыш елларындагы авыр вакытларны, үзенең җиңүләрен, орден һәм медаль белән бүләкләнүен бик дулкынланып сөйләде.
Балалар тын калып, фашистларның кансызлыгына, солдатларның курку белмәс булуларын тыңладылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранар белән очрашу, материал җыю, сугыш турында күбрәк белү чыганагы булып тора.