Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова Кызыл Чишмә бистәсендә “Үз юлыбызны сайлыйбыз” дип исемләнгән дәрес оештырды. Дәрес кысаларында төркемнәр "Яшьләр субкультурасы" темасына фикер алышты.
Дәрестә яшүсмерләр үзләренең киләчәккә булган максатлары белән уртаклашты : берәүләр инде төгәл җавап кайтарса, икенчеләр әле хәл итмәгән. Сораштырулар ярдәмендә балаларның үз максатларына ирешер өчен авыр юллар үтәргә әзер икәнлеге ачыкланды.
Дәрес ахырында рефлексия үткәрелде.