"Хәтернең җанлы битләре" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуганың "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар янына кунакка чик сакчылары килде. Балаларга чик сагы хезмәте турында презентация һәм видеороликлар күрсәттеләр. Аннан соң балалар кунаклар белән аралашты.
Шулай ук приют хезмәткәрләре чик сакчылары белән алга таба спорт чаралары һәм ярышлар үткәрү буенча хезмәттәшлек итү турында сөйләште.