Кама Тамагының “Борогодский рай” педагогы танып белү дәресе үткәрде

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бүген Кама Тамагының "Богордский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Әлфия Гимадеева истәлекле даталарга багышланган "Тарих белән бәхәсләшмиләр – тарих белән яшиләр" дип исемләнгән танып белү тематик чарасы үткәрде. Чара кысаларында ул Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихы хакында сөйләде. Нина Гавриличева һәм Екатерина Бабинская сәүдәгәр Козьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский хакында мәгълүмат җиткерде.

Аннан соң "Үзеңә ышан" викторинасы һәм "Бердәмлектә – көч" рәсем конкурсы узды, патриотик җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International