Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре милли кунак бүлмәсендә социаль куркыныч хәлдә калган гаилә әгъзаләре белән очрашу оештырды.
Ата-аналаргв балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре һәм милли гаиләләр турында сөйләделәр.
Очрашуда халык җырлары яңгырады, балалар белән төрле халык уеннары үткәрделәр.
Чара ахырында катнашучылар милли ризыкларны татып карадылар.