Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре яшүсмерләр өчен энергетик эчемлекләрнең зыяны турында сөйләп, интерактив дәрес уздырды.
Дәрес башында балалар анкета тутырды. Аннары "Татлы юл беркая да илтми" дип исемләнгән видеофильм карады. Яшүсмерләр энергетикларның шәхес буларак үсүгә комачау итүе, аларга бәйлелек барлыкка килүе хакында белде.
Ахырда балалар сәламәтлек – төп кыйммәт, аны яштән үк сакларга кирәк, дип фикерләрен белдерде.